2014 елның 7 маена булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 25 773 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 5 512, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 105 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 25 348 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 580, Яр Чаллыда -2 327 җир кишәрлеге.
Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның 43 муниципаль районында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 20 512 җир кишәрлеге бирелгән. Бу - җир алучылар исемлегенә кертелгәннәнең 80 % тәшкил итә.