07.05.2014 министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә акцияләре дәүләт милкендә булган Дәүләт унитар оешмаларның һәм акционерлык җәмгыятьләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча эш группасының чираттагы утырышы узды. Бу утырышта 2013 ел нәтиҗәләре буенча табыш китерми торган оешма һәм акционерлык җәмгыятьләренең финанс-хуҗалык эшчәнлекләре каралды. Алар арасында “Махсус санитар автотранспорт оешмасы” ТР ДУП, “Алгоритм кунакханәсе” ААҖ, “Казан” агросәнәгать паркы” ААҖ һәм “Таттеплосбыт” ААҖ. Бу оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлекләре эш группасы тарафыннан канәгатьләнмәслек дип табылды. Финанс торышын яхшырту тарафыннан бу оешма һәм акционерлык җәмгыятьләре җитәкчеләренә тиешле рекомендацияләр бирелде.
“Махсус санитар автотранспорт оешмасы” ТР ДУП, “Алгоритм кунакханәсе” ААҖ, “Казан” агросәнәгать паркы” ААҖ һәм “Таттеплосбыт” ААҖ финанс-хуҗалык эшчәнлекләре кабаттан 2014 елның икенче кварталы нәтиҗәләре буенча каралачак.