Сугыш һәм хезмәт ветераннарына рәхмәтле яшь буыннан

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

       Безнең халык өчен 9 май – җиңү көненнән дә дулкынландыргычрак бәйрәм юктыр. Бу бөек бәйрәм генә булып калмыйча, безнең күгебезне тыныч итү өчен бөек батырлыклар күрсәткән каһарманнарны искә алу көне дә.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында бу бәйрәмне һәр ел саен тантана белән билгеләп үтәләр.  Хезмәткәрләрнең сугыш чоры әти һәм әниләре турындагы истәлекләре, сугыш кырында һәм хезмәт фронтында булган әби-бабаларының үткәннәре турындагы язмалар белән газета чыгаралар. Бәйрәм хөрмәтенә “Без бу хатирәләргә тугъры” исемле фотостенд әзерләнә, “Һәрвакыт булсын кояш!” лозунгы астында хезмәткәрләрнең балалары ясаган рәсем күргәзмәләре оештырыла.

       1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 69 еллыгы хөрмәтенә министрлык фойесында “9 май – җиңү көне” дип язылган бәйрәм плакаты эленде, тематик стенд әзерләнде һәм бу бәйрәмгә багышланган “Җиңүгә 69 ел” стенгазетасы чыгарылды.

       Без Бөек Ватан сугышы Ветераннары каршында аларның түземлеге һәм батырлыклары өчен баш иябез. Хөрмәтле ветераннар, сезгә озак еллар буена нык сәламәтлек, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз тарафыннан җылы мөнәсәбәт, шатлык һәм бәхет, тынычлык һәм мул тормыш телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International