ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең 24.02.2014№ 68-пр боерыгы буенча министрлык карамагындагы ДБУ “Республика милке казнасы” тарафыннан Казан шәһәре, Оренбург тракты 140 а адресы буенча Татарстан Республикасы милкендәге һәм “Рональда Макдональдс йорты” хәйрия фондына арендага бирелгән җир кишәрлегенең закон буенча тиешле файдаланылуы тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча кимчелекләр табылмады.
Атна дәверендә ДБУ “Республика милке казнасы” тарафыннан шулай ук Лаеш районы, Комлы Кавар авылы һәм казан шәһәренең Горький шоссесы, 49 адреслары буенча урнашкан объектларның техник торышы тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Казан шәһәрендәге объектның кулланылмавы ачыкланды.