2014 елның 14 маенда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә «Миннебай-Казан» газүткәргечен үзгәртеп кору» инвестицион проектын тормышка ашыру сораулары буенча чираттагы киңәшмә үтте. Бу сорауны карауга киңәшмәгә ТР Урман хуҗалыгы министлыгы, Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты һәм җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, Газпром центрремонт» ҖЧҖ Казан территориаль идарәсе, Казан шәһәрендәге “Геройл” ҖЧҖ подразделениесе вәкилләре чакырылганнар иде.
Киңәшмә барашында Питрәч һәм Лаеш районнарында «Миннебай-Казан» газүткәргечен үзгәртеп кору» инвестицион проектын тормышка ашыру сораулары каралды.