2014 елның 15 май көнне җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә автотранспорт инфраструктурасын үстерү максатыннан киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә Казан шәһәре һәм Яшел Үзән шәһәрләренә йөк ташу өчен йөкләрне аеру һәм яңадан төяү функцияләре булган логистика үзәге объектларын урнаштыру өчен җир кишәрлеге бирү сораулары каралды. Анда йөк ташучы автомобильләрен һәм азтонналы автотранспорт чараларын төзекләндерү үзәге. Автостоянка да урнаштырылачак. Шулай ук заманча эшләнелгән ягулык салу станцияләре, автопоездлар юу, иҗтимагый туклану пунктлары да булдыру күздә тотыла.