ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Мерзакреев республикакүләм зона семинарларында чыгыш ясады

2014 елның 16 мае, җомга

       2014 елның 15 маенда Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә “Бюджет программасы. Физик шәхесләренең мөлкәт салымы” темалары буенча зонага керүче муниципаль районнарның бүлек җитәкчеләре, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталарының финанс органнары җитәкчеләре икътисад буенча башкарма комитет җитәкчеләре урынбасарлары, башкарма комитет җитәкчеләре өчен укыту семинары үткәрелде. Семинарны ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин ачты.

       Семинарда катнашучылар алдында “Күчемсез милек объектларын бәяләү һәм аның нәтиҗәләрен карау” темасы буенча ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Мерзакреев чыгыш ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International