2015 елның 1 гыйнварыннан физик затларның күчемсез милкенә салым кадастр кыйммәтеннән чыгып исәпләнергә мөмкин

2014 елның 16 мае, җомга

       Бүген Әлмәттә республика һәм муниципаль хакимият органнары катнашында бюджет һәм салым өлкәсендәге яңалыклар турында өйрәтүле киңәшмә булды. Көн тәртибенә “Программалы бюджет” һәм “Физик затларның күчемсез милкенә салым” дигән мәсьәләләр куелган иде.
       Программалы бюджет турында ТР финанс министрлыгының бюджет бүлеге башлыгы Гера Герасимова сөйләде.
       ТР финанс министры Радик Гайзатуллин семинарда катнашучыларны республика бюджетының агымдагы тутырылышы һәм формалашуы белән таныштырды. 2014 елга республика бюджетының дефициты 9,6 млрд сум тәшкил итә.
       ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Мерзакреев физик затлар милкенә салымның 2015 елдан башлап инвентаризация кыйммәте буенча түгел, ә кадастр кыйммәте буенча исәпләнәчәге турында сөйләде. Яңа форма белән эшләгәндә салым базасы итеп базар бәясе алына, бу гаделрәк булыр дип уйларга нигез бар

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International