Җир кишәрлекләрен арендалаган өчен кергән табыш нәтиҗәләре

2014 елның 17 мае, шимбә

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында республика  бюджетына Татарстан Республикасы милкендәге җир кишәрлекләрен арендалаган өчен кергән табыш нәтиҗәләре ясалды.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Җир ресурслары идарәсе белгечләре мәгълүматлары буенча, узган атнада җир кишәрлекләрен арендалаган өчен республика  бюджетына  567 мең сум күләмендә табыш керде.

       Шулай итеп, 01.01.14 – 19.05.2014 вакыт дәвамында республика  бюджетына  8,517 миллион сум күләмендә табыш керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International