ТР һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре мнистрлыгында “Җиңү язы” исеме астында фестиваль үткәрелде

2014 елның 20 мае, сишәмбе

       ТР Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә 17 май көнне “Чишмәкәй” спорт-сәламәтлек үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган “Җиңү язы” исеме астында музыкаль фестиваль үткәрелде.

       Министрлык хезмәткәрләре көче белән фронт елларындагы җырлар, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил истәлегенә багышланган шигырь композицияләре, Расул Гамзатов шигырьләре башкарылды. Хезмәткәрләр сугыштан кайта алмаганнарны, безнең Җиребездәге тынычлыкны яулаган батырларны искә төшерде. Чарада катнашучылар өчен шулай ук спорт уеннары, кызыклы конкурслар оештырылган иде.

      Министрлык хезмәткәрләре белән чарада министр урынбасарлары Рөстэм Мерзакреев һәм Рөстәм Шәмеев та катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International