20 май көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында “Татарстан Республикасының саңгыраулар җәмгыяте” гарипләр региональ иҗтимагый оешмасы рәисе, шулай ук коррупциягә каршы көрәш сораулары буенча ТР Президенты идарәсе һәм ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләре катнашында Х. Туфан, 33 адресы буенча урнашкан җимерелү куркынычы бар дип табылган бинаны бушату мөһим булу сәбәпле иҗтимагый оешмаларны урнаштыру сораулары буенча киңәшмә узды.
Хәзерге вакытта ТР Җитимагый палатасы тарафыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре минитсрлыгы белән берлектә Казан шәһәренең 8 март урамы, 18 йорт бинасы базасында коммерцияле булмаган социаль юнәлештәге оешмаларга дәүләт милке белән ярдәм итү үзәге булдыру максатыннан чаралар үткәрелә. Бу бинадагы бүлмәләр иҗтимагый оешмаларна, шул исәптән ТР саңгыраулар җәмгыятенә дә урнашу өчен тәкъдим ителәчәк.