2014 елның 22 маенда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында дәүләт гражданлык хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча комиссия утырышы булды. Һөнәри хезмәт эшчәнлеге дәрәҗәсен бәяләү нигезендә үткәрелгән бу чара дәүләт хезмәтен башкаручыларга үз вазифаларына тәңгәл булган класслы чиннар бирү максатыннан башкарылды.
Аттестацияләнүдә 1 дәүләт хезмәткәре катнашты.
Аттестация әгъзаларының гомуми фикере буенча, хезмәткәр норматив документларны, вазифа регламентын яхшы белә һәм барлык сорауларга да төгәл, ышандырырлык җаваплар бирә.
Аттестация әгъзаларының бердәм тавышы нәтиҗәләре буенча, имтихан тотучы хезмәткәрләргә тиешле класслы чин биреләчәк.