Кичә, 2014 елның 22 мае көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең түбәндәге вакантлы вазифаларына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:
· кадастр мөнәсәбәтләре бүлегенә 1 разрядлы өлкән белгеч;
· мөлкәт идарәсенең торак күчемсез милек, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлегенә 1 разрядлы өлкән белгеч.
Конкурста вакантлы вазифа урыннарына 4 дәгъвачы катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнелде. Алда әйтелеп үткән вакантлы вазифалар тәртибендә:
· Кадырова Гөлнара Васил кызы;
· Галимҗанова Регина Хәмит кызы конкурста җиңеп чыктылар.
Барысын да яңа хезмәт вазифалары белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!