ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы арендаторларның җир кишәрлегеннән файдалануын тикшерә

2014 елның 27 мае, сишәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән арендалау килешмәләре төзелгән арендаторларның планлы рәвештә җир кишәрлегеннән файдалануы тикшерелә.

Хәзерге вакытта биш тикшерү үткәрелде: «Инвестстройснаб» ҖЧҖ, “Кулон” ЯАҖ, “ТР эт асраучылык спорт-гамәли Федерациясе” РҖҖ, “РОНАЛД МАКДОНАЛД ЙОРТЫ” Хәйрия фонды, Анжела Вавилова исемендәге Хәйрия Фонды кулланылышында булган җирләр тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча актлар төзелде, оешмалар кагыйдә бозуларны тәртипкә китерү эшен башкаралар.

       Министрлык мондый тикшерүләрне ике атнага бер үткәрүне планлаштыра. Аның өчен комиссия төзелде һәм тикшерү план-графигы расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International