2014 нче елның 29 маеннан 1 июненә кадәр Казанда яшь бәяләүчеләрнең III Халыкара форумы узды. Форумның оештыручылары булып бәяләүчеләрнең Россия җәмгыяте, Татарстанның бәяләүчеләр җәмгыяте – “ТР Бәяләүчеләр союзы” Партнерлыгы һәм Яшь бәяләүчеләр союзы.
Форумның бурычы – яшь бәяләүчеләрнең активлыгын, һәнәри осталыкларын, аларның икътисад үсешенең заманча этабында бәяләүчеләр берлеге тормышындагы ролен үстерү.
Чарада Бәяләүчеләрнең Россия җәмгыяте президенты, Партнерлыкны күзәтү Советы рәисе урынбасары Светлана Табакова, Партнерлык Идарәчелеге әгъзаләре – КП президенты Андрей Лисичкин, Тр җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин, Татарстан Бәяләүчеләре җәмгыяте идарәчелеге рәисе Дмитрий Захматов һәм башкалар катнаштылар. Форумда катнашучылар үткәрелгән чараның оештыру, методик һәм практик дәрәҗәсенә югары бәя бирделәр һәм югары квалификацияле бәяләүчеләр әзерләүдә мөһим булуын билгеләделәр.