Төбәкләргә 3 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә торак шартларын яхшырту ысулларын сайлау хокукын бирергә телиләр
РФ Дәүләт Думасы тарафыннан 2014 елның 23 маенда беренче укуда 3 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә сациаль ярдәм күрсәтү чаралары турында закон проекты кабул ителде.
Хәзерге вакытта 3 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр бушка дәүләт яки муницмпаль милектә булган җир кишәрлеге (шул исәптән йорт төзү өчен) алуга хокуклы. Моның өстенә аларның торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлыклары исәпкә алынмый. Мондый гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуның башка альтернатив формалары да каралмаган.
Закон проекты бу кимчелекләрне бетерә. Беренчедән, бушка бирелә торган җир кишәрлекләрен төгәл нинди максаттан алынуын беркетергә кирәк булачак – йорт төзү өченме, бакчачылык, терелек үстерү, шәхси хуҗалык өченме. Элекке кебек үк җир кишәрлекләре бушка һәм сатулашусыз биреләчәк. Җир кишәрлекләре бирү тәртибен төбәкләр үзләре билгеләячәк. Шулай ук алар торак шартларын яхшырту критериләрен билгеләү хокукына ия булачак.
Икенчедән, 3 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр өчен социаль ярдәм чараларының альтернатив формалары да каралачак. Региональ хакимият гражданнар ризалыгы буенча җир кишәрлеге урынына торак шартларны яхшырту буенча социаль түләүләр дә бирергә мөмкин. Аны фатир саиып алганда кулланырга, ипотека кредиты процентларын төп бурычын капларга, йорт төзергә тотарга һәм торак түләүләренә тотарга мөмкин булачак.
Шулай итеп, Федерация субъектлары күп балаы гаиләләрнең торак шртларын яхшыртуның төрле ысулларын сайлауга хокуклы булачак.