ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында республика бюджетына җир кишәрлекләрен арендалаган өчен кергән табыш нәтиҗәләре ясалды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Җир ресурслары идарәсе белгечләре мәгълүматлары буенча, 2014 елның 29 маеннан 06 июненә кадәр җир кишәрлекләрен арендалаган өчен республика бюджетына 1,398 миллион сум күләмендә табыш керде.