Кырым Республикасы коллегалары белән чираттагы киңәшмә үтте

2014 елның 11 июне, чәршәмбе

       Кырым Республикасының Бахчасарай районына  ярдәм күрсәтү кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында 11.06.2014 көнне җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге  Бахчасарай районы хакимияте һәм махсуслашкан оешмалар белгечләре, җитәкчеләре белән видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә үткәрелде. Киңәшмә темасы – аеручы кыйммәтле, шул исәптән су сиптерелә торган җирләрне исәпкә алу;  кадастр инженерлары тарафыннан   геодезия пунктлары  координаталарыннан файдалану; җирләр буенча исәп-хисапны формалаштыру һәм башка катнаш сораулар булды.

       Киңәшмә эшендә ТР буенча Росреестр идарәсенең геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе О. Аввакумов һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм җитештерүчәнлеге министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесе А. Дружинин актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International