18 май көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ТР Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәренең Башкарма комитеты һәм ТР Милли китапханәсе вәкилләре катнашында Казан шәһәрендә ТР Милли китапханәсе өчен китап саклау урыны урнаштыру соравы буенча киңәшмә үтте.
Казан шәһәренең Башкарма комитеты тарфыннан Казан шәһәрендә китапханә урнаштыруның өч төрле варианты тәкъдим ителде.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Милли китапханәсенә ике атна эчендә Казан шәһәре Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә К. Маркс урамындагы җир кишәрлегендә төзеләчәк бина төзелешенең эскиз проектын тапшыру эше йөкләнелде.