ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Бахчасарай районы вәкилләре белән видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә үткәрелде

2014 елның 20 июне, җомга

       Татарстан Республикасы Премьер-министрының 29.05.2014 көнне Кырым Республикасы делегациясе белән очрашу беркетмәсе буенча Кырым Республикасының Бахчарай районына ярдәм күрсәтү максатыннан  ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында 19.о6. 2014 көнне Бахчасарай районы вәкилләре белән видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә үткәрелде. Киңәшмә   субъектлардагы кече һәм урта эшмәкәрлек өчен салым салу, шәһәр төзелеше документларын формалаштыру һәм башкару сорауларына багышлынды.

      Бу киңәшмәдә Татарстан Республикасы буенча  Федераль  салым хезмәте идарәсе,   ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, “Татарстан Республикасында эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү үзәге” ДБУ вәкилләре катнаштылар.   Субъектлардагы кече һәм урта эшмәкәрлек өчен салым салуның төрләре, шәһәр төзелеше документларын формалаштыру барышында башлангыч мәгълүматларны җыю тәртибе. Карта (схемалар) төзегән вакытта картаграфик нигез булдыру, шәһәр төзелеше планнарын башкару буенча сораулар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International