Республикада 710 кеше кадастр инженеры аттестаты алды

2014 елның 21 июне, шимбә

       17.06.2014 Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.

       Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга 16 сы килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 9 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.

       Кадастр мөнәсәбәтләре белгечләре мәгълүматлары буенча, республикада 710 кеше кадастр инженеры аттестаты алган, шуларның 45 е аттестатларны 2014 елны алды.

       Кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары 22 июльдә үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International