20.06.2014 көнне җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә Татарстан Республикасының дәүләт мәгълүмати системасы "Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль түләүләре турында мәгълүмат системасы" һәм «SAUMI» программасы продуктын интеграцияләү сораулары буенча киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хезмәткәрләре, шулай ук бу программа продуктын эшләп чыгаручы компания вәкилләре катнаштылар.
Киңәшмә кысаларында "Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль түләүләре турында мәгълүмат системасы" һәм «SAUMI» программасы продуктын интеграцияләүнең техник мөмкинлекләре турында фикер алышынды, шулай ук бу сорауны тормышка ашыруның алдагы адымнары билгеләнде.