Агымдагы елның 25 июне көнне “ТР Бәяләүчеләр союзы” КП Һөнәри әзерлек һәм мәгариф буенча комитет утырышында бәяләү эшчәнлеге өлкәсендә белгечләр әзерләүче һөнәри белем бирү учреждениеләренең укыту программаларын һөнәри - иҗтимагый аккредитацияләү вакытында эксретиза ясау методикасы турында фикер алышу булды.
Экспертиза максаты – чыгарылыш студентларының һөнәри стандартларга бәяләү эшчәнлеге өлкәсендәге белгечләргә бәяләү закзчылары һәм хезмәт базары таләпләренә туры килүен тикшерү.
Партнерлык эшчәнлеге бу юнәлештә бәләүчеләрнең һөнәри дәрәҗәләрен күтәрүгә, бәяләү буенча сыйфатсыз башкарылган эшне кисәтүгә йогынты ясый.
Килешенгән документлар һәм карарлар “ТР Бәяләүчеләр союзы” КП идарәчелегенә раслауга бирелде.