Казан шәһәренең күп балалы гражданнары өчен җир кишәрлекләре эзләү буенча Казан тирәсендәге район вәкилләре белән чираттагы киңәшмә үтте

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

       Бүгенге көнгә Казан шәһәренең күп балалары гаиләләре тарафыннан 6 536 гариза бирелгән. Шуларның җир кишәрлекләре алу исемлегенә 5 631 е кертелде.

       Каймар һәм Сокура бистәләрендәге барлык диярлек җир кишәрлекләре дә сайланылып бетте. Өченче комплекстагы кишәрлекләр кадастр исәбенә куелалар (256 кишәрлек) һәм агымдагы елның июль-август айларында бирелә башланачак.

       Күп балалы гаиләләргә бирү өчен Каймар бистәсенә өстәмә 53 га (350 кишәрлек) мәйдандагы җир кишәрлеге кушу буенча эш башкарылды.

       Шулай ук Сокура бистәсе янындагы 177,2 га мәйдандагы (1150 кишәрлек) җир кишәрлегенә карата да эш алып барылы.

       Шулай да, җир кишәрлеге җитмәүчелек 2100 кишәрлек (320 га) хасил итә.

       Өстәмә кишәрлекләр табу максатыннан 25.06.2014 көнне Югары Ослан һәм Биектау муниципаль районнары Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә Казан шәһәренең күп балалы гаиләләренә бирергә мөмкин булырлык 100 га мәйдандагы җир кишәрлеге буенча мәгълүмат бирү йөкләнелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International