ТР Президенты Рстәм Миннеханов йөкләмәсе буенча 2014 елның 26 июне көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Лидерлар клубы һәм Казан шәһәре башкарма комитеты вәкилләре катнашында киңәшмә үтте.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Казан шәһәрендәге файдасы түбән булган күчемсез милек составы анализын үткәрү һәм аның белән идарә итү буенча төзеләчәк структура формалары эшләү мөһимлеге турында карар кабул ителде.