Азат Хамаев яңадан “Татнефть” Директорлар советы составында

2014 елның 27 июне, җомга

       Бүген “Татнефть” ААҖ акционерларының еллык гомумҗыелышы 15 кешедән торган Директорлар советын формалаштырды. Анда Татарстан Республикасыннан “алтын акция” хокукы буенча, элеккечә үк, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләнде.

       Татарстанның “Связьинвестнефтехим” ААҖ дәүләт холдингыннан янә ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, республика финанслар министры Радик Гайзатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР Президентының нефть һәм нефть-газ ятмалары мәсьәләләре буенча консультанты Ренат Мөслимов һәм “Связьинвестнефтехим” гендиректоры Валерий Сорокин сайланды.

       Директорлар Совтеныда бәйсез директорлар сыйфатында Brentcross Ltd. компаниясе директоры Марина Воскресенская, SGI Group Ltd. компаниясе идарәче директоры Сушован Гош, FIDES Business Partner AG (Швейцария) компаниясенең туры шәхси инвестицияләр буенча программалар җитәкчесе Рене Штайнер керде.

       Шулай ук “Татнефть”нең топ-менеджерлары: команиянең генераль директоры Наил Маганов, аның беренче урынбасары Наил Ибраһимов, генераль директорның урынбасарлары Владимир Лавущенко һәм Рәис Хисамов, “Әлмәтнефть” нефть-газ чыгару идарәсе җитәкчесе Миргазиян Таҗиев Директорлар советы әгъзалары булды. Советка Татарстан Президентының нефть сәнәгате буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаутдинов та сайланды.

       Җыелыштан соң, ДС ның яңа составы утырышында, аның рәисе итеп янә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сайланды.

       “Татнефть”нең устав капиталы 2,33 млрд сум тәшкил итә. Компаниянең төп акционеры – “Связьинвестнефтехим” ААҖ дәүләт холдингы, ул устав капиталында 30,44 процент акциягә хуҗа. Татарстан “Татнефть” нең “алтын акция”сенә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International