Татарстан Республикасы дәүләт унитар предприятиеләре тарафыннан салым түләгәннән һәм башка мәҗбүри түләүләрдән тыш соң калган чиста табыш өлешен күчерүдән республика бюджетына 81 миллион 238 мең сум табыш керде

2014 елның 1 июле, сишәмбе

       Татарстан Республикасының № 94- ТРЗ “Татарстан Республикасының 2014 елга һәм 2015-2016 елларга план периоды бюджеты турында” Законының 6 маддәсе һәм ТР Министрлар Кабинетының № 239 карары нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт унитар предприятиеләре 2014 елның 1 июленә кадәр 2013 ел нәтиҗәләре буенча салым түләгәннән һәм башка мәҗбүри түләүләрдән тыш соң калган чиста табыш өлешенең 30 % ын Татарстан Республикасы бюджетына күчерергә тиеш.

       Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасының 18 дәүләт унитар предприятиесенең 15 е табышлы дип исәпләнә.

2014 елның 27 июненә республиканың табыш китерә торган барлык унитар предприятиеләре тиешле бюджет йөкләмәсен үтәделәр.

       Шулай итеп, Татарстан Республикасы бюджетына 81 миллион 238 мең сум табыш керде. Күрсәтелгән маддә буенча бюджет йөкләмәсе 134,3% ка үтәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International