2014 елның 3 июле көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында бәясен күтәрүгә ачык формада тәкъдимнәр кертү юлы белән Казан шәһәренең Фаткуллин урамында урнашкан күчемсез милек объектларын җир кишәрлеге белән сату буенча ачык аукцион үткәрелде.
Күчемсез милек объектлары җир кишәрлеге белән бергә 11 877, 2 мең сумга сатылды. Сатудан кергән сумма Татарстан Республикасы бюджетына керәчәк.