02.07.2014 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Татарстан Республикасында метро төзелешендә кызыксынучанлыгы булган ведомство һәм «ИКЕА МОС (Сату-алу һәм күчемсез милек)» ҖЧҖ компаниясе вәкилләре белән «МЕГА-Казан» күңел ачу үзәге янында Казан метрополитены станциясе төзелеше соравы каралды.
Бу сорауны карау нәтиҗәсендә станция төзелешендә катнашу өчен Татарстан Республикасы һәм компаниянең үзара мөнәсәбәтләрен юридик яктан теркәү буенча оптималь карар кабул ителде.