Дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы 595 миллион 130 мең сум салым булмаган табыш керде

2014 елның 8 июле, сишәмбе

       07.07.2014  чираттагы оператив киңәшмәдә  агымдагы елның I яртыеллыгына республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның беренче кварталына республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 595 миллион 130 мең сум акча керде. Шулай итеп, бюджет йөкләмәсе 145,35 % ка үтәлде.

       Шул исәптән, статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 34,27 миллион сум - план 87,7 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 15,60 миллион сум – план 157,6 % ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 7,67  миллион сум – план 21,9 % ка үтәлгән;

җир сатудан – 8,57  миллион сум акча кергән;

акцияләр сатудан – 264,46 миллион сум – план 3 778 % ка үтәлгән;

мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан  – 49,02 миллион сум табыш кергән– план 114,8 %ка үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International