Кичә, 2014 елның 10 июле көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең түбәндәге вакантлы вазифаларына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:
· җир ресурслары идарәсенең җир категорияләрен үзгәртү һәм торак пункт чикләренә җир кишәрлекләрен кертү бүлегенә әйдәп баручы белгеч-эксперт;
· финанс һәм госзаказлар бүлеге җитәкчесе урынбасары;
· кадастр мөнәсәбәтләре бүлегенә 1 разрядлы өлкән белгеч.
Конкурста вакантлы вазифа урыннарына 16 дәгъвачы катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнелде. Алда әйтелеп үткән вакантлы вазифалар тәртибендә:
· Хафизова Анжела Наил кызы;
· Вафина Ләйлә Фидаил кызы;
· Гильфанов Рамил Наил улы конкурста җиңеп чыктылар.
Барысын да яңа хезмәт вазифалары белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!