ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының кадрлар резервына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды

2014 елның 14 июле, дүшәмбе

       2014 елның 10 июле көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының кадрлар резервына түбәндәге вазифаларга конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:

·        кадастр мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесе;

·        мөлкәт идарәсенең дәүләт мөлкәтен сату, арендалау һәм инвестицион проектлар бүлеге җитәкчесе,;

·        мөлкәт идарәсенең торак күчемсез милек, торак-хуҗалык һәм юл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе;

·        мөлкәт идарәсенең дәүләт милкеннән файдалану бүлеге җитәкчесе.

       Конкурста вакантлы вазифа урыннарына 9 дәгъвачы катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнелде. Алда әйтелеп үткән вакантлы вазифалар тәртибендә:

·        Хабибуллин Тимур Рифхат улы;

·         Буслаева Ирина Александр кызы;

·        Пожарова Ольга Виктор кызы;

·        Фәсхетдинова Римма Әхтас кызы конкурста җиңеп чыктылар. 

       Конкурста җиңүчеләр күрсәтелгән вазифалар буенча Министрлыкның кадрлар резервы реестрына кертеләчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International