23.07.2014 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Мерзакреев җитәкчелегендә күчемсез милек дәүләт кадастрына кертү өчен Торак пунктлар һәм муниципаль берәмлекләр чикләре турындагы мәгълүматларны билгеләү һәм тапшыру буенча ведомствоара эш группасы утырышы үтте. Киңәшмәдә ТР буенча Росреестр, Кадастр палатасы, ТР төзелеш, артхитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, “Җир” РКҮ” ААҖ вәкилләре катнаштылар.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча ведомствоара эш группасы ТР Президентына торак пункт чикләре турында белешмә әзерләячәк.