ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды

2014 елның 25 июле, җомга

       2014 елның 24 июле көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советының чираттагы утырышы узды. Иҗтимагый совет әгъзаләре тарафыннан көчле фикер алышу белән файдалы кулланылышта булмаган күчемсез милек объектлары һәм җир кишәрлекләрен икътисадый әйләнешкә җибәрү турындагы сорау каралды.

       “2014-2020 елларда Татарстан Республикасында дәүләт милке белән идарә итү” дәүләт программасы кысаларында дәүләт милке һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан башкарылган чаралар турында мөлкәт идарәсе җитәкчесе Фәнисә Сафина һәм җир ресурслары идарәсе бүлеге җитәкчесе Артур Галиев чыгыш ясадылар.

       Утырышта шулай ук авыл хуҗалыгы җирләрен гражданнарга бирү һәм хокукларын теркәү турындагы регламентны раслау турындагы сорау да каралды. Бу мәгълүмат белән хокук идарәсе җитәкчесе Руслар Хәкимов чыгыш ясады.

       Иҗтимагый совет әгъзаләре тарафыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына республиканың муниципаль берәмлекләре белән “халык инвентаризациясе” акциясенә халык җәлеп итеп эшне көчәйтергә тәкъдим ителде.

       Кайбер проблемалы сорауларны Татарстан Республикасы буенча РФ дәүләт идарәсе территориаль структур органнары һәм тармаклы министрлыклар белән киңәшләшергә карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International