22.07.2014 көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы «Республика мөлкәт казнасы» учреждениесе тарафыннан бәясен күтәрүгә ачык формада тәкъдимнәр кертү юлы белән «Таттехмедфарм» Дәүләт унитар предприятиесе хуҗалыгы идарәсе хокукындагы дәүләт милкен сату буенча ачык аукцион үткәрелде. Сатуга 1 лот куелган иде.
Аукционда катнашучылар тарафыннан 65 адым ясалды. Нәтиҗәдә лотның башлангыч бәясе 2 тапкырга артты.