Җир кишәрлекләрен бер категориядән икенчесенә күчерү сораулары каралды

2014 елның 25 июле, җомга

       Кичә, 24 июль көнне ТР Президенты йөкләмәсен тормышка ашыру максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә идарә итү вәкаләтләре Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарына бирелгән федераль милектәге җир кишәрлекләрен бер категориядән икенчесенә күчерү сораулары буенча киңәшмә үткәрелде. Гомуми мәйданы 313 га булган җир кишәрлекләрен бер категориядән икенчесенә күчерү Лаеш районының Столбище авылы һәм Казан муниципаль берәмлеге территорияләрендә Идел буе инфраструктур комплексы (Технопарк) урнаштыру максатыннан башкарыла.

       Киңәшмә җир кишәрлекләрен бер категориядән икенчесенә күчерүне килешүдә катнашучы ведомство һәм министрлыклар, шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре катнашында үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International