ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карары нигезендә сатуга куелган транспорт чараларының исемлеге билгеләнде. 2014 елның 5 сентябре көнне билгеләнгән аукционда “Матди тәэмин итү” учреждениесе оператив идарәсе хокукында булган 27 техника сатылачак. Шуларның 7 се – чит ил, 20 се – безнең илдә җитештерелгән техника. 2014 елның 9 сентябрендә булачак аукционда 20 чит ил автомобиле сатылачак.
Хәзерге вакытта “Матди тәэмин итү” учреждениесенең транспорт бүлеге тарафыннан җаваплы сакланышка транспорт чаралары кабул итү дәвам итә.