2014 елның 7 августында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары, идарәләренең (комитеты) җитәкчеләре катнашында видеоконференция режимында 2014 елның 1 нче яртыеллык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча коллегиясе була. Коллегия утырышында дәүләт һәм муниципаль милекнең табыш китерүен тәэмин итү, җир контролен булдыру, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү, законсыз теркәлгән җир кишәрлекләрен кайтару, РФ Җир Кодексына кергән үзгәрешләр турында һәм башка сораулар каралачак.
Коллегия көн тәртибенә тәкъдимнәр булган очракта, өстәмә материалларны: Alsy.Aleeva@tatar.ru эл. почта адресына җибәрүегезне сорыйбыз.