Видеоконференция режимында муниципаль берәмлекләрнең күчемсез милекне тапшыру һәм кабул итү турындагы тәкъдимнәре каралды

2014 елның 1 августы, җомга

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә видеоконференция режимында республика милкендәге күчемсез милекне муниципаль милеккә тапшыру һәм муниципаль милектәге күчемсез милекне республика милкенә кабул итү комиссиясе утырышы узды. Комиссия әгъзаләре тарафыннан видеоэлемтэ буенча Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары катнашында узган утырышта күчемсез милекне муниципаль милеккә тапшыру турындагы муниципаль берәмлекләрнең 18 тәкъдиме һәм Мөслим, Түбән Кама, Яшел Үзән районының Свияжск  авылы күчемсез милеген республика милкенә  кабул итү турындагы 3 тәкъдиме каралды.

       Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча барлык тәкъдимнәр дә канәгатьләндерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International