2014 елның 6 августында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә “Виватон” ЯАҖ дару җитештерү һәм дару үләннәре үстерү өчен җир кишәрлеге бирү сораулары каралды.
Бу мәсьәләне карауга киңәшмәгә ТР Президенты Аппараты, Балык Бистәсе муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы һәм “Виватон” ЯАҖ вәкилләре катнаштылар.
Киңәшмә барышында Балык Бистәсе муниципаль районының Башкарма комитетына “Виватон” ЯАҖ белән берлектә Яңа Ирга һәм Корноухово авыллары янындагы җирләргә чыгып сораган җир кишәрлегенең төгәл урынын билгеләү турында карар кабул ителде.