ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсе буенча “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан “Казан машина төзелеше техникумы” махсус һөнәри белем бирү учреждениесенең оператив идарәсендәге дәүләт милкеннән файдалану тикшерелде.
Бинаны (тулай торак) карау барышында бинаның авария халәтендә булуы билгеләнде. Урыны-урыны белән стена һәм түшәмнең штукатуркасы коелган. Бина өлешчә кулланыла.