Ятим балаларга бирү өчен Татарстан Республикасы милкенә фатир сатып алына

2014 елның 12 августы, сишәмбе

       2014 елның 08 августы көнне электрон аукцион нәтиҗәләре буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан “Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды” оешмасы белән әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм булган ятим балаларга бирү максатыннан республика милкенә фатирлар сатып алу өчен дәүләт контракты төзелде.

       Бу контракт буенча Татарстан Республикасы милкенә 309 фатир сатып алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International