Татарстанда күп балалы гаиләләргә 21 873 җир кишәрлеге бирелде

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

       2014 елның 14 августына булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 26 979 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 5 793, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 498 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 25 895 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 674, Яр Чаллыда -2 327 җир кишәрлеге.

       Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның 43 муниципаль районында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 21 873 җир кишәрлеге бирелгән. Бу - җир алучылар исемлегенә кертелгәннәрнең 81,07 % тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International