2014 елның 22 августы көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында бәясен күтәрүгә ачык формада тәкъдимнәр кертү юлы белән Азнакай шәһәренең Муса Җәлил урамында урнашкан 518 кв.м мәйданлы җир кишәрлеге сату буенча ачык аукцион үткәрелде.
Җир кишәрлеге 263 400 сумга сатылды. Сатудан кергән сумма Татарстан Республикасы бюджетына керәчәк.