2014 елның 22 августында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры беркетелгән Тукай муниципаль районында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республикакүләм хәйрия акциясендә катнашты. Бәйрәм чарасы Түбәнсуыксу урта гомуми белем бирү мәктәбендә үтте.
Министр Азат Хамаев белән тантаналы кичәдә Тукай муниципаль районы хакимияте башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова, Түбәнсуыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Венера Сафиуллина, Түбәнсуыксу авылы башлыгы Наис Сәйфетдинов катнаштылар. Азат Хамаев балаларны һәм аларның әти-әниләрен яңа уку елы белән котлады һәм беренче сыйныфка баручы 6 балага “мәктәп портфельләре” комплектлары тапшырды. Шул ук көнне ул Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” Мәдәният йортында үткән август педагогик конференциясендә катнашты.