2014 елның 30 августтында министр Азат Хамаев татарстан Республикасы көненә багышланган чараларда катнашты.
Биюрган авылында ул Мәдәният йорты һәм фельдшерлык-аккушерлык пунктын ачу, ә Князев авылында – иҗтимагый тәртип саклау пунктын тантанасында катнашты.
Министр А.К.Хамаев белән бергә тантанада Тукай муниципаль районы башлыгы В.Г.Хаҗиев, ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе Т С.М.Захарова, ЭЭМ полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары М.Г.Айдаров катнаштылар.
Тантанада катнашучылар алдында министр Азат Хамаев чыгыш ясады. Ул Тукай муниципаль районы халкын Татарстан Республикасы көне белән котлады. Аларга сәламәтлек, тыныч тормыш, уңышлар теләде.