Татарстанда күп балалы гаиләләргә 22 004 җир кишәрлеге бирелде

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

      2014 елның 03 сентябргә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалар буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 26 843 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 5 897, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 537 гаилә исемлеккә керде.

      Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 25 953 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 674, Яр Чаллыда - 2 351 җир кишәрлеге.

      Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның 43 муниципаль районында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 22 004 җир кишәрлеге бирелгән. Бу - җир алучылар исемлегенә кертелгәннәрнең 81,97% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International