2014 елның 9 сентябрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында бәясен күтәрүгә ачык рәвештә тәкъдимнәр кертеп автотранспорт чаралары сату буенча ачык аукцион үткәрелде.
Сатуга куелган 20 лот өчен 37 катнашучыдан 239 гариза кабул ителде.
Сату нәтиҗәсендә 16 лот сатылып 2 949 500 сум күләмендә керем керде. Аукцион барышында 90 адымга кадәр барып җиткән катнашучылар булды, шуның нәтиҗәсендә башлангыч бәя 2 тапкырга артты.