Эшмәкәрләрнең хокукын яклау буенча ТР Президенты каршындагы Вәкиллек каршында Иҗтимагый совет булдырылды

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

       ТР Бәяләүчеләр союзы Партнерлыгы Президенты Андрей Лисичкин һәм Партнерлыкның башкарма директоры Олег Булгаков   эшмәкәрләрнең хокукын яклау буенча ТР Президенты каршындагы Вәкиллек каршында Иҗтимагый совет утырышында катнаштылар.

       Киңәшмәдә Советның төп юнәлешләре, аның дәүләт һәм эшмәкәрлек үсешендәге мөмкинлекләре һәм роленә кагылышлы сораулар каралды. Советның нигезләмәсе проекты һәм аның эш юнәлешләре буенча тәкъдимнәр ТР Бәяләүчеләр союзы әгЪзаләренә фикер алышу өчен юнәлтелде. Яңа иҗтимагый органның эше буенча мәгълүмат Партнерлыкның ocenshiki-rt.ru сайтында һәм Эшмәкәрләрнең хокукын яклау буенча ТР Президенты каршындагы Вәкиллек каршында Иҗтимагый совет сайтында http://ombudsmanbiz.tatarstan.ru/ урнаштырылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International