Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә бу елны сигезенче тапкыр кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.
Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга 18е дә килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 9 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак. Бу юлы 9 кеше имтихан сынауларын үтә алмады. Ләкин 4 айдан сон аларга белемнәрен яңадан сынап карау мөмкинлеге биреләчәк.
Кадастр мөнәсәбәтләре белгечләре мәгълүматлары буенча, республикада бу елны имтихан тапшыруда 133 кеше катнашкан. Шуларның 59 ы гына имтиханнарны уңышлы үтә алган.